Мәктәп турында
Беренче мәктәп Югары шепкә авылында 1924 елны элекеге мәчет урынында ачыла. Анда 4 сыйныф була. Аның 1 директоры һәм укытучысы булып Мөслимов Раппани эшли. Авылыбызның бик күп кешеләре монда беренче белемнәрен алалар. 1933 елда мәктәп өчен яңа бина салына һәм анда 5 сыйныфны да ачалар. Бөек Ватан сугышы елларында мәктәп үзенең эшчәнлеген туктатмый. 1960 елда мәктәп бинасына янкорылма өстәлә һәм 8 – еллыка әверелә. 1966 елны мәктәпнең яңа, таштан җиткерелгән бинасы сафка баса һәм ул урта мәктәпкә әверелә. Мәктәпнең хәзерге бинасы 1990 елда ул вакытта мәгариф бүлеге мөдире булып эшләгән Хузин Марсел Салих улы һәм ул вакытта колхоз рәисе Хасанов Җәлил Нәсим улы тыршлыклары белән сафка баса.
Хәзергесе вакытта мәктәп Зәй районында иң зуры булып исәпләнә. Мәктәпнең 11 сыныфында барлыгы 98 бала укый. Быел мәктәпне 17 укучы тәмамлады. Мәктәптә 15 фән кабинетлары, 2 спорт залы, тир, музей, 2 теплица, гараж, 3 остаханә бар. Үткән уку елында 30x60 м булган, хәзерге заман таләпләренә җавап бирә торган шугалак файдалануга тапшырылды. Мәктәптә 18 педагогтан торган, иҗади эшләүче коллектив тупланган. 1 укытучы – югары категорияле, 14 укытучы 1 категориягә ия. Коллективның 7 члены элекеге мәктәп укучылары.Хәзергесе вакытта мәктәптә 3 түгәрәк эшли.
Югары Шепкә мәктәбендә эшләгән директорлар
|
||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
|
||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||