21 февраль көнне Югары Шепкә урта мәктәбе спорт залында Зәй районы авыл җирлекләренең, Ватанны саклаучылар көненә багышланган, билбау көрәше буенча ярышлар үтте. Анда безнең авыл җирлеге командасы да катнашты. Җиңүчеләр арасында безнең мәктәпнең элекеге укучысы, ә хәзерге вакытта Казан дәүләт аграр университетында белем алучы Салихов Вилдан да бар иде.

 

1 октябрь көнне безнең мәктәптә Өлкәннәр көне билгеләп үтелде. Бәйрәмгә ветеран педагоглар һәм башка өлкәннәр чакырылган иде. Аларны мәктәп җитәкчеләре, җирле үзидарә кайнар котлады. Ә балалар алар өчен үзләренең чыгышларын күрсәттеләр.

21 сентябрь көнне мәктәп стадионында "Милләтләр йөгереше"  чарасы узды. Көн салкынча булуга карамастан укучылар анда бик теләп катнашты. Алар төрле арага йөгерүдә үзләрен сынады

18 сентябрь көнне безнең мәктәп укучылары "Татарстанның чиста урманнары " дип аталаган чарада катнаштылар. Алар мәктәп территориясендә һәм авыл читендә урнашкан агачлыкларны, урман буен чүп-чардан, коры ботаклардан чистарттылар

2 сентябрь көнне  мәктәптә "Белем көне" бәйрәменә багышланган тантаналы тезелү үтте.  Анда укучылар, укытучылар, әти-әниләр һәм килгән кунаклар катнашты. барыгызны да яңа уку елы кайнар котлыйбыз!

30 август Татарстан Республикасы көне.

Сезне чын күңелдән Татарстанның дәүләт бәйрәме – Республика көне белән котлыйбыз.

14 август көнне безнең мәктәп бинасында яңа балалар бакчасы ачылды. Бакчаны ачу тантанасында Зәй муниципаль районы башлыгы Т.Т.Воропаева, "Татнефть"ААҖ генераль директоры Ш.Ф.Тахаутдинов, АФ "Зәй" директоры В.Ф.Егоров, Зәй кирпич заводы директоры Т.М.Миннеханов, әти-әниләр катнашты.

1 июнь  көнне Казанның IT - паркында "IT - чемпион" бәйгесенең 1 этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Аларга iPad  планшетлары бирелде. Җиңүчеләр арасында безнең мәктәпнең 10 сыйныф укучысы Галиев Дилшат та бар иде. Кайнар котлыйбыз!!!

25 май көнне Югары Шепкә урта мәктәбендә Соңгы кыңгырау бәйрәме үтте. Быел безнең мәктәпне 6 укучы тәмамлый.  Бу укучыларны кайнар котлыйбыз һәм алда торган БДИ уңышлы  тапшыруларын теләп калабыз.

27 апрель көнне безнең мәктәптә тирә-як территорияне җыештыру буенча өмә үткәрелде. Анда мәктәпнең барлык укучылары, укытучылары актив катнашты. Мәктәп тирәсе чистарып. матураеп калды.

Барлык хатын-кызларны  да 8 март бәйрәме белән котлыйбыз!

Барыгызны да Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз! Барыгызга да бәхет һәм шатлыклар телибез.

17 февраль  Мәрхәмәтлелек көне. Бу көнне бөтен дөнья халкы бәйрәм итә. Алар өлкәннәргә ярдәм оештыралар, кечкенәләргә булышалар. 2013 ел безнең Зәй районында Мәрхәмәтлелек елы дип белдерелде.

15 февраль татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Ел саен безнең мәктәптә ул зурлап билгеләп үтелә. Быел да мәктәпнең актлар залында югары класс укучылары аңа багышланган әдәби-музыкал компазиция күрсәттеләр. Бөек шагыйрьнең батырлыгы мәңгелек.

Барыгызны да Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз! Барыгызга да озын гомер, ак бәхетләр теләп калабыз.

15 февраль Совет солдатларының Әфган иленнән чыгарылу көне. Безенең мәктәптә бу көнгә багышланган линейка булып үтте. Анда мәктәпнең ОБЖ укытучысы чыгыш ясады.

8 январь көнне Яр Чаллы шәһәрендә Лего-роботлар җыю буенча республика күләмендә ярышлар үтте. Анда Зәй данын Югары Шепкә укучыларыннан төзелгән 3 команда яклады. Безнекеләр сынатмады, 1 беренче урынны алып кайтты. Аларны кайнар котлыйбыз!!!

 Югары Шепкә урта мәктәбе спорт мәйданчыгында менә икенче ел инде шугалак эшли. Көндез анда бала чага боз шуып рәхәтләнә, ә кичләрен, хоккей уйнарга авыл яшьләре җыела.

24 декабрь көнне "Перспетива" дип аталган төбәк ара ярышларның нәтиҗәсе билгеле булды. Анда Югары Шепкә урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Галиев Дилшат та катнашкан иде. Аның медицина өлкәсендә ясалган проеты 1 урынга лаек булды. Кайнар котлыйбыз!!!

29 ноябрькөнне   Югары Шепкә мәктәбендә тарих укытучысы Гөлнара Тәкдис кызы Кашапова үткәргән ачык тәрбия сәгате бик уңышлы узды. Анда 5-9 сыйныф укучылары һәм методберләшмә укытучылары катнашты. Тәрбия сәгатенең темасы:”Тарихи календарь -   Ватан сугышы битләренә сәяхәт”. Гөлнара Кашапова чыгышында презентация күрсәтеп, һәр сөйләгән чыгышын дәлилләп аңлатып барды. Укучылар белән җанлы әңгәмә оештырылды, алган белемнәре искә төшерелде. Бородино сугышына багышланган шигырьләр һәм җырлар тыңланды. Шул чордагы атаклы тарихи шәхесләр белән таныштылар, слайдларда аларның портретлары күрсәтелде. Сугыш эпизодлары чагылдырылган видеоязмалар укучыларга да, укытучыларга да бик кызыклы булды.

Мәктәп яны тәҗрибә участогында җәй буе эш гөрләде.  Укучылар яздан утыртылган үсемлекләргә су сиптеләр, түтәлләрдәге чүпне утадылар.

Каникул  вакытында да мәктәптә балалар тавышы тынмады. Мәктәп яны лагеренда мәктәпнең 40 баласы ял итте. Алар төрле уеннар уйнадылар, кичәләр үткәрделәр, ярышларда катнаштылар.

23 июнь көнне мәктәптә чыгарылыш кичәсе булды. Мәктәпне тәмамлаучыларны яхшы теләкләр теләп олы тормыш юлына озаттык.

25 май көнне безнең мәктәп укучылары "Соңгы звонок" бәрәменә җыелды. 11 сыйныф укучыларын БДИ бирергә озаттык. Аларга уңышлар телик.

9 май көнне авылның мәдәният йортында Җиңү көненә багышланган кичә үтте. Анда хөрмәтле ветераннар, җитәкчеләр, укытучылар һәм укучылар катнашты. Кичәне авыл җирлеге башлыгы Яхин Ә.Ә. ачып җибәрде, ул ветераннарны бу данлыклы бәйоәм белән котлады. Аннан соң кичәне мәктәп укучылары дәвам итте, алар сәнәләштерелгән чыгыш күрсәтте.

21 апрел көнне безнең мәктәпнең барлык укучылары да мәктәп янын чистарту буенча оештырылган өмәдә катнашты.

26 апрель көнне безнең мәктәптә Габдулла Тукайның туган көненә багышланган иртә булды. Иртәдә мәктәпнең татар теле укытучысы Юнысова Мөслимә Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Аннан соң укучылар Тукайга багышланган КВН да катнаштылар.

12 апрель көнне Зәй шәһәре хәрби комиссары безнең мәктәпнең югары класс укучылары белән очрашуга килде. Ул анда укучыларны армия тормышы белән таныштырды. Хәрби бурычны үтәүнең әһәмияте турында сөйләде, укучылрны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

27 март көнне Зәй шәрәрендә авыл мәктәпләре арасында хоккей буенча район беренчелеге үтте. Анда безнең мәктәп командасы 3 урынны алды. Котлыйбыз!

Хөрмәтле хатын-кызлар!

Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге – хатын-кызларда. Сезне шушы якты, язның беренче бәйрәме белән тәбриклибез. Сез бит җир йөзен бизәп торучылар.

Бәйрәмнең кайсы да җанга ял алып килә. Шушы бәйрәм көне, елмаеп баккан кояшның матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелеңә шатлык, тәнеңә сихәтлек, өеңә иминлек алып килсен. Һәрвакытта да бүгенгедәй көләч йөзле, чибәр, ягымлы булып, дөньяны бизәп торуыгызны дәвам итегез.

Район милли-мәдәни ел кысаларында безнең мәктәптә торле милләтнең гөреф-гадәтләренә багышланган кичә үтте. Аны мәктәбебезнең урыс теле укытучысы Тучина Т. Н. алып барды.

Ватанны саклаучылар көненә багышлап безнең мәктәптә күп төрле чаралар үтте. Шуларның берсе 9 сыйныф укучылары оештырган бәйрәм концерты булды.

Зәй районы  буенча пожар  куркынычсызлыгы  темасына    үткәрелгән үткәрелгән  рәсем  конкурсында  Югары  Шепкә  урта  мәктәбеннән 8  укучы  катнашты .11 сыйныф  укучысы  Гараева  Айгөл  өлкән  сыйныфлар арасында  2  урынга  лаек  булды. Башлангычлар  арасында  Фәизова  Рәфидә  җиңүче  дипломын алды. Калган  катнашучылар:  Габдриева  Лиана, Фәизова  Равилә, Валиуллина  Фирүзә,  Табылдиев  Салават , Низамиев  Инсаф, Ахметзянов  Рафил, Табылдиева  Гөлназларда да кечкенә генә  бүләкләр алдылар. 

er15.02  көнне  Югары  Шепкә  урта  мәктәбендә   башлангыч  сыйныф  укытучыларының  методик  берләшмә  утырышы  узды. Имәнлебаш  мәктәбе  укытучылары  катнашында  бер  ачык  дәрес,  бер  ачык  тәрбия  сәгате  каралды.    Соңыннан  укытучылар  үзара  фикер  алыштылар, алга  планнар  белән  таныштылар.

hasaz

14 февраль – Изге Вәли көне. Бу – мәхәббәт бәйрәме. Бу гүзәл бәйрәм Югары Шепкә мәктәбендә дә бигеләнеп үтте. Бәйрәмне инглиз теле укытучысы Сабирова Фәнисә Мохтар кызы бик үзенчәлекле итеп оештырды. Кичәне сүзгә оста укучы Яхина Язилә алып барды. Ул укучыларны Изге Вәли белән ныклап таныштырды,аның тарихын сөйләде. Бәйрәмдә башлангыч сыйныф укучылары да бик теләп катнашты. Бигрәк тә 4нче сыйныф кызлары үз биюләрен бик оста башкардылар. Аларның биюләрен күреп, без һәрбер баланың оста, үзенчәлекле икәненә тагын бер тапкыр инандык. 3нче сыйныф кызлары һәм егетләре дә алардан калышмады.Бергәләп вальс әйләнделәр. 

    29 гыйнвар  көнне безнең  Югары  Шепкә  мәктәбе , ял көне  булуга  да карамастан,  гөж  килеп  торды. Татар халкының  милли бәйрәменә-аулак өйгә  җыйналды  әти-әниләр  һәм  ак яулыклы әбиләребез.  3  һәм  7 сыйныфлар  көче  белән  Салаватова  Рәзилә  Зәкиевна  әзерләгән  аулак өй  бик күңелле үтте.

Фәнис Гатауллович Яруллин – сикәлтәле тормыш юлын үткән гаҗәеп язмышлы кеше. Ул – күпкырлы шәхес иясе. Әдип , язучы, шагыйрь һәм драматург.

Аның туган көне безнең, Югары Шепкә гомуми белем бирү мәктәбендә дә билгеләнеп үтте. Укучыларны, мәктәп китапханәчесе, Абзалтдинова Гөлсинә Бакир кызы, аның  иҗаты белән тирәнтен таныштырды. Әдипнең чын мәгънәсендә сизгер шагыйрь икәнлегенә  тагын бер  тапкыр инандырды.Чөнки аның шигырьләрендә  гап-гади көндәлек күренешләр балкып, яктырып китә.Шулай ук татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы, Хаҗиәхмәтова Гөлия Әсхәт кызы, укучыларга Фәнис ага Яруллинның җырларын һәм шигырьләрен тыңлатты.

Зәй районы  буенча пожар  куркынычсызлыгы  темасына    үткәрелгән үткәрелгән  рәсем  конкурсында  Югары  Шепкә  урта  мәктәбеннән 8  укучысы  катнашты .11 сыйныф  укучысы  Гараева  Айгөл  өлкән  сыйныфлар арасында  2  урынга  лаек  булды. Башлангычлар  арасында  Фәизова  Рәфидә  җиңүче  дипломына  лаек  булды.Калган  катнашучылар  Габдриева  Лиана,Фәизова  Равилә, Валиуллина  Фирүзә,  Табылдиев  Салават , Низамиев  Инсаф,Ахметзянов  Рафил, Табылдиева  Гөлназларга  кечкенә  бүләкләр  тапшырылды.Гомуммәктәп  күләмендә үткән  линейкада бу  укучыларга  рәхмәт  белдерелде.

14 февраль – Изге Вәли көне. Бу – мәхәббәт бәйрәме. Бу гүзәл бәйрәм Югары Шепкә мәктәбендә дә бигеләнеп үтте. Бәйрәмне инглиз теле укытучысы Сабирова Фәнисә Мохтар кызы бик үзенчәлекле итеп оештырды. Кичәне сүзгә оста укучы Яхина Язилә алып барды. Ул укучыларны Изге Вәли белән ныклап таныштырды,аның тарихын сөйләде.Бәйрәмдә башлангыч сыйныф укучылары да бик теләп катнашты. Бигрәк тә 4нче сыйныф кызлары үз биюләрен бик оста башкардылар. Аларның биюләрен күреп, без һәрбер баланың оста, үзенчәлекле икәненә тагын бер тапкыр инандык. 3нче сыйныф кызлары һәм егетләре дә алардан калышмады. Бергәләп вальс әйләнделәр. Бигрәк тә беренче сыйныф укучылары, Хакимова Айгөл һәм Мирзаянов Азат башкаруындагы җыр бик күркәм иде.

10 январь көнне Зәй районында "Отличниклар чыршысы" бәйрәме үтте. Анда безнең мәктәптән дә бер төркем укучылар катнашты.

Чыршы бәйрәме

Милли мәдәният елы

29 гыйнвар  көнне безнең  Югары  Шепкә  мәктәбе , ял көне  булуга  да карамастан,  гөж  килеп  торды.Татар халкының  милли бәйрәменә-аулак өйгә  җыйналды  әти-әниләр  һәм  ак яулыклы әбиләребез. 3  һәм  7 сыйныфлар  көче  белән  Салаватова  Рәзилә  Зәкиевна  әзерләгән  аулак өй  бик күңелле үтте.

Яңа ел

28-29 декабрь көннәрендә укучыларның көтеп алган Яңа ел бәйрәме үтте. бәйрәм бик кызыклы булды, Кыш бабай да килде, бүләкләрдә булды. Укучылар җырладылар, биеделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар.

Язучылар

Мәктәптә рус язучылары  Некрасов Н.А. га һәм Фадеев А.А. га багышланган кичә булды.  Анда укучылар бу язучыларның тормыш юлы турында сөйләделәр, аларның әсәрләреннән өзекләр укыдылар.

Баскетбол ярышы

  Югары Шепкә мәктәбенең, Зайнетдинова Талия, Навширова Айсиня, Сабирзянова Гульназ, Кашапова Айсылу, Волкова Галя, Шарафиева Залия, Абдрахимова Алия, Тучина Гузель, Бадертдинова Рузилядән торган командасы, Зәй спорт мәктәбенең кызлар арасында үткәрелгән баскетбол беренчелегендә җиңеп чыкты.Ярышларга команданы - тренер Ахунзянова Галия әзерләде. Алга таба да уңышлар сезгә, кызлар!

Яңа елга әзерлек

Мәктәптә Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре бара. Сыйныф бүлмәләре бизәлә, мәктәп яны матурлана. Укучылар үзләре дә бәйрәмгә үзләренең җыр биюдәрен әзерлиләр. Ләкин 2 чирек тәмамлануы турында да онытып бетермиләр. Дәресләр дә дәвам итә.